Гомуми мәгълүмат

Иркутск шәһәреннән 131 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. 1773 елда Мәскәү юлындагы почта станциясе каршындагы Черемховский авылы (1772 елдан) буларак нигез салына. Мәйданы — 114,4 кв.км.

Халкы – 51338 (2016 ел). Татарлар – 1046 кеше (1959 елда – 5331, 1970 елда – 4317, 1979 елда – 3144, 1989 елда – 2375, 2002 елда – 1704, 2010 елда – 1518 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Урта Идел һәм Урал буе татарлары Черемховский авылына XIX–XX йөзләр чигендә ташкүмер чыганакларын үзләштерү белән бәйле рәвештә урнаша башлыйлар. 1906–1911 еллардагы Столыпин аграр реформасы чорында Черемховский тирәсендә (Голуметь, Касьяновка, Морат, Ныгда авыллары) төпләнеп калалар.

1917 елда мәчет һәм мәктәп эшли (1938 елда ябылалар), шахта хуҗасы И.В.Комаровский мәктәбендә татар балалары өчен сыйныф ачыла. 1926–1938 елларда татар Кызыл почмагы эшли, аның өчен Казаннан һ.б. җирләрдән татар басмалары алдырыла.

1930 елларда шәһәрнең татар җәмгыяте, Идел-Урал төбәгеннән сөрелеп, репрессияләнгән таза тормышлы крәстияннәр, мөселман руханилары вәкилләре исәбенә арта. Алар Шадринка поселогында (хәзерге вакытта Черемхово составында) урнашып калалар.

1934 елда сөргендәгеләр татар колхозы (рәисе – Х.Д.Динисламов) оештыралар. 1931–1938 елларда репрессияләнгән күчеп утыручылар, шул исәптән татарлар өчен наданлыкны бетерү пункты эшли. 8 нче шахта клубы каршында Татар клубы һәм татар театры түгәрәге эшли (1938 елда ябылалар), «Шүрәле», «Зәңгәр шәл», «Башмагым» спектакльләре куела, концертлар һәм бәйрәмнәр үткәрелә. 1956 елда татар дини йолаларын башкару өчен халыкның иганә акчасына Шадринка поселогындагы зур булмаган гыйбадәтханә сатып алына.

1990 елдан «Туган тел» татар-башкорт үзәге (1998 елга кадәр клуб, җитәкчесе – М.Г.Зәйнәгәбдинова), аның каршында татар, башкорт, балалар һәм яшьләр бүлекләре, шул ук исемдәге ансамбль (1995 елдан) эшли. Үзәк «Әниемә», «Каз өмәсе», «Казан сөлгесе», Корбан бәйрәме, Мәүлид, Нәүрүз, Ураза бәйрәме, «Бавырсак нәрсә ул?» кебек бәйрәмнәр үткәрә; 1996, 2000, 2004 елларда – өлкә Сабан туен, 2007 елда Иркутск өлкәсе татар үзәкләре өчен «Хәзерге шартларда татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту» семинарын оештыручыларның берсе була; халыкның гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшьләрдә милли үзаң тәрбияләү өчен ел саен 9 майда төрле буын вәкилләренең очрашуын уздыра.

2011 елда фәнни-гамәли конференция материалларына нигезләнеп үзәк тарафыннан «Татары и башкиры Черемхово» («Черемхово татарлары һәм башкортлары») китабы нәшер ителә, 2016 елда «Черемхово татарлары һәм башкортлары тарихы» экскурсия этнография маршруты эшләнә.

1993–1996 елларда 3 нче урта мәктәптә татар теле факультатив дәрестә өйрәнелә. 1995–1996, 2004–2005 елларда татар һәм рус телләрендә радиотапшырулар алып барыла. Җирле телевидениедә шәһәр татарлары тормышы турында тематик тапшырулар әзерләнә: 1995 елда «Туган тел» клубы турында тапшыру, 1996 елда «Сабан туе бәйрәме», 1998 елда «Тарихи сәхифәләр», 2005 елда «Сафран юлы», 2008 елда «Бию тылсымы». 2008 елдан «ТСТ» каналында атнага ике тапкыр рус һәм татар телләрендә «Сәлам» тапшыруы чыга.

2008 елда шәһәр уртасында яңа мәчет ачыла.

Күренекле кешеләре

Шәһәр тарихында шахтерлар М.Абдуллин, Х.Г.Әхмәтов, М.Вәлиуллин, Н.Мөхәммәтдинов, Ф.Шәмсетдинов (Ленин ордены белән бүләкләнәләр), С.Кашапов, З.Низамов (3 дәрәҗәдәге «Шахтер даны» медальләре белән бүләкләнәләр) якты эз калдыралар.