Гомуми мәгълүмат

Иркутск өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1922 елда оештырыла. Мәйданы – 3,7 мең кв.км. Үзәге – Бохан поселогы (Иркутск шәһәреннән 120 км читтә).

Халкы – 24943 кеше (2016 ел). Татарлар – 2010 елда 836 кеше (1979 елда – 1049, 1989 елда – 996 кеше). Башлыча, Бохан поселогында, Заглик, Яңа Ида, Тараса, Укыр, Хартирин, Хохорск авылларында яшиләр.

Территориясенә татарларның күчеп утыруы

Урта Идел һәм Урал буе татаралары район территориясенә XX йөз башында килеп урнашалар.

Татарлар саны 1936 һәм 1955 елларда Татарстан Республикасының хәзерге Мамадыш районы авылларыннан күчеп утыручылар исәбенә арта.

Татар җәмгыяте тормышы

1930–1950 елларда Укыр авылында татар мәктәбе була.

Хохорск авылында «Дуслык» татар фольклор ансамбле (1988 елда оештырыла, 1993 елдан – халык ансамбле), Тараса авылында «Умырзая» ансамбле (2003 елдан, 2013 елдан – халык ансамбле) эшли. Тараса белем комплексында татар теленә өйрәтү оештырыла.

«Татар-башкорт мәдәни үзәге» (рәисе –Ф.З.Фәйзрахманова) Иркутск өлкә иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе эшли. Ел саен район Сабан туе бәйрәме үткәрелә, 2015 ел татар мәдәнияте елы дип игълан ителде.

Күренекле кешеләре

Татар шагыйре, ТРның атказанган уйлап табучысы Р.Г.Нуруллин тормышы шушы район белән бәйле.