Гомуми мәгълүмат

Иркутск өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1923 елда оештырыла. Мәйданы – 2,4 мең кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Кутулик поселогы (Иркутск шәһәреннән 180 км читтә).

Халкы – 20821 кеше (2015 ел). Татарлар – 509 кеше (2010 ел). Нигездә, район үзәгендә, Александровск, Егоровск һәм Шаховск авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Урта Идел һәм Урал буе татарлары Алар районына XX йөз башында килеп урнашалар. 1902–1903 нче елларда Казан губернасының Мамадыш өязе авылларыннан күчеп килгән кешеләр Шаховск авылына нигез салалар.

1917 елга кадәр агач мәчет (1910 елда төзелә, 1931 елда ябыла, бинасында мәктәп эшли), мәдрәсә була. 1920–1930 елларда Алар районында берничә татар мәктәбе эшли.

1997 елдан шәһәр тибындагы Кутулик поселогында татар мәдәни үзәге эшли, Шаховск авылы мәктәбендә татар теле укытыла.