- РУС
- ТАТ
Чиләбе өлкәсендәге шәһәр (1865 елдан)
Чиләбе шәһәреннән 108 км көнбатыштарак урнашкан. 1754 елда нигез салына.
Халкы – 172158 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 10546 кеше (1989 елда – 13491, 2002 елда – 12813 кеше). Златоустта татарлар шәһәргә нигез салынган вакыттан бирле яши.
1917 елга кадәр мәчет (1938 елда җимертелә) һәм аның каршында мәдрәсә була. 1932–1935 елларда татар һәм казах телләрендә «Большевиклар сүзе» газетасы нәшер ителә.
1990 елдан «Нух» татар һәм башкорт мәдәни үзәге, шәһәр үзәк китапханәсе каршында Ә.Г.Даушев исемендәге татар-башкорт әдәбияты секторы эшли.
«Сандугач», «Чулпан», «Яшь моңнар» милли ансамбльләре бар. «Бәлеш–шоу» бәйрәме үткәрелә (2014 елдан). 2014 елда мәчет ачыла.
Златоуст шәһәрендә генерал‑майор Р.Ш.Нуруллин, медицина фәннәре докторы Х.С.Бикмөхаммәтова, педагогика фәннәре докторы В.Ф.Габделхаков, эмбриолог Ф.Ф.Мортазин туган.
Партия эшлеклесе Х.М.Пазиков, комсомол һәм профсоюз эшлеклесе Ә.Ә.Милмөхәммәтов, БАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Х.Г.Хәлимовның (Бухарский) тормышы һәм эшчәнлеге Златоуст шәһәре белән бәйле.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.