Гомуми мәгълүмат

Чиләбе шәһәреннән 178 км ераклыкта урнашкан. 1761 елда Өфә елгасы буендагы чуен кою һәм тимер эшкәртү заводы каршындагы поселок буларак нигез салына.

Халкы – 28580 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1341 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

«Мирас» татар үзәге, «Ләйсән» (халык), «Тамсылар» (балалар) һәм «Шатлык» татар‑башкорт иҗат коллективлары эшли.