Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1926 елда оештырыла. Мәйданы – 2637 кв.км. Үзәге – Уй авылы (Чиләбе шәһәреннән 186 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 24093 (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2128 кеше (2002 елда – 2455 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар, башлыча, 1746–1747 елларда Уй чик буе ныгытмалары төзелеше белән бәйле рәвештә барлыкка килгән Әмин авылында (2016 елда – 758 кеше) яшиләр.

XVIII йөзнең икенче яртысында – XIX йөзнең беренче яртысында җирле халык типтәрләр һәм мишәрләр катлауларына керә, каравылда тора, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1800 елда Әмин авылында мәчет төзелә, 1910 елда мәдрәсә ачыла (1929 елга кадәр эшли), 1930–1961 елларда «Кызыл юл» колхозы була.

1990 елларда җирле гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле яңадан укытыла башлый, милли мәдәният һәм тарих музее ачыла. Авылда мәчет эшли, Сабан туе үткәрелә.