Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 4356 кв.км. Үзәге – Октябрьский авылы (Чиләбе шәһәреннән 125 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19937 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 915 кеше. Алар, нигездә, Тирәнкүл (344 кеше) авылында, Свободный поселогында, (2016 елда – 186 кеше). Әмин (2002 елда – 140 кеше), Подовинное (2015 елда – 130 кеше) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар район территориясенә XVIII–XIX йөзләрдә килеп урнашалар. XVIII йөз уртасында – Әмин, 1882 елда – Тирәнкүл, XIX йөз ахырында Подовинное тарлавы барлыкка килә. Соңгысында сәүдәгәр М.Ә.Яушевның тегермәне һәм кибете була. Әмин авылында 1917 елга кадәр мәчет эшли.

2013 елда Свободный поселогында һәм Әмин авылында Әмин авылы оешуның 255 еллыгына багышланган Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Советлар Союзы Герое Х.Ә.Ниатбәковның тормышы һәм эшчәнлеге Октябрь районы белән бәйле.