Халкы — 9940 (2012), татарлар — 1410 кеше (2010). Татарларның монда күпләп күченүләре Миньяр метиз-металлургия заводында җитештерүне киңәйтү (1940 еллар) белән бәйле.

1990 елдан шәһәрдә Сабан туе бәйрәме үткәрелә, «Дуслык» татар-башкорт мәдәни клубы һәм шул ук исемендәге ансамбль эшли, 1991 елда мәчет ачыла. Миньярдан ТРга вак таш китерелә.

«Миньяр карьеры» АҖ директоры С.А.Шәгъдәмовның тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Миньяр белән бәйле.