Гомуми мәгълүмат

Чиләбе шәһәреннән 96 км көньяктарак урнашкан. 1773 елда нигез салына.

Халкы – 167160 (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 5407 кеше (2002 елда – 5,5 мең кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Миасс территориясенә татарлар XIX йөзнең икенче яртысында урнаша башлыйлар, бакыр кою заводында эшлиләр, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнәләр. XX йөз башында шәһәрдә татарлар кибетләр тота; мәчет һәм мәдрәсә, татар типографиясе була.

Хәзерге вакытта «Уралым» татар-башкорт ансамбле (1952 елдан), Шәһәр үзәк китапханәсе каршында милли әдәбият бүлеге (1996 елдан), Татар һәм башкорт яшьләре берлеге (2015 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Шәһәрдә РСФСРның атказанган артисты Ш.С.Әмиров туган.

Шагыйрь М.Х.Шаһиевның тормышы һәм эшчәнлеге Миасс шәһәре белән бәйле.