Гомуми мәгълүмат

Чиләбе шәһәреннән 310 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Халкы – 417563 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 20433 кеше (2002 елда – 24532 кеше). Татарлар шулай ук шәһәр эчендәге Яңа Северный һәм Новостройка эшчеләр поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Урта Идел һәм Урал буе татарларының шәһәргә һәм шәһәр яны территорияләренә күпләп күченүе Магнитогорск металлургия комбинаты төзелеше, шулай ук аларның, башлыча, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү сәясәте барышында йорт-җирләреннән куылган крәстияннәрдән торган мәҗбүри күченүчеләр составында килүе белән бәйле.

1929–1932 елларда татар-башкорт мәктәбе була, 1931–1935 елларда «Магнит эшчесе» газетасы нәшер ителә, 1971–1996 елларда «Яшьлек» татар-башкорт җыр һәм бию ансамбле эшли.

1991–2000 елларда Татар мәдәни үзәге, 1996 елдан Милли мәдәниятләр Магнитогорск үзәге каршында татар бүлеге, «Иман» хәйрия фонды, 2000 елдан «Төп йорт» татар социаль-мәдәни үзәге җәмәгать оешмасы, «Татар рухы» татарларның җирле Милли-мәдәни автономиясе, «Ялкын» татар яшьләре форумы» яшьләр иҗтимагый оешмасы эшли.

2004 елда җамигъ мәчет ачыла.

43 нче мәктәп каршында – татар сыйныфы, 22 һәм 135 нче балалар бакчаларында татар төркемнәре бар. 2000 елда татар җәмәгать китапханәсендә 6000 артык исемдәге татар китабы, аудио- һәм видеоматериаллар саклана. 1991 елдан татар телендә «Ватан» радио тапшырулары чыга, 2000 елдан айга бер тапкыр «Төп йорт» газетасы нәшер ителә.

1936–1993 елларда татар-башкорт театры (1997 елда Татар халык театры буларак яңадан эшли башлый) була. Татар социаль-мәдәни үзәге каршында «Тамчылар» бию ансамбле, «Юлдаш» вокаль-инструменталь ансамбле, татар телен өйрәнү түгәрәге, ислам динен тотучы балалар лагерьлары (2004 елдан), Халыклар дуслыгы йорты каршында «Сөембикә» (халык), «Раушан» (үрнәк), «Йолдыз», «Сөмбелә» татар җыры ансамбльләре, «Дуслар» дуэты эшли. Ел саен Сабан туе (1974 елдан), Нәүрүз (1991 елдан), «Уйнагыз, гармуннар» (1997 елдан), «Татар театры көне» (2000 елдан) һәм башкалар үткәрелә.

2002 елда «Татар җаны» музыкаль конкурсы оештырыла. 2016 елның апрелендә Магнитогорск опера һәм балет театры сәхнәсендә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган «Шүрәле» музыкаль спектакле премьерасы була.

Күренекле кешеләре

Магнитогорск шәһәрендә генерал-майор А.Х.Бичурин, РФнең атказанган металлурглары Ш.А.Әгъләмҗанов һәм Ф.Г.Тимершин, РФнең атказанган металлургы, РФ хөкүмәте бүләге лауреаты Р.С.Тәхәветдинов, РФнең атказанган транспорт хезмәткәре Ф.Г.Шәйдуллин, медицина фәннәре докторы Р.Г.Абызов, техник фәннәр докторы В.В.Хамматова, физика-математика фәннәре докторы Р.Ф.Хәйретдинов, композитор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.М.Бакиров, хор дирижеры, РФнең халык артисты Л.Г.Кустабаева туган.

Советлар Союзы Герое Х.Ә.Ниатбәков, 2 нче һәм 3нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры Ф.М.Шәмсетдинов, РФнең атказанган төзүчеләре М.М.Мозаффаров һәм Ф.Г.Мөхәммәтҗанов, РФнең атказанган энергетигы Р.Г.Ганиев, корыч коючы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты М.Зиннуров, техник фәннәр докторлары, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе А.М.Бигиев һәм Д.Х.Девятов, язучылар Г.Г.Афзал, Б.Ш.Рәфыйков, Р.Х.Фәизов һәм М.М.Хәбибуллин, РФнең халык артисты Ш.С.Әмиров, ТРның халык артисты Г.М.Рәхимкулов, скульптор Н.С.Гайфуллин, архитектор Н.Т.Сәяхов, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Р.Г.Рәхмәтуллин һәм А.Ш.Шакировның тормышы һәм эшчәнлеге Магнитогорск шәһәре белән бәйле.