Гомуми мәгълүмат

1907 елда оештырыла.

Халкы – 146146 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 7785 кеше (1959 елда – 10080, 1970 елда – 9700, 1979 елда – 9016, 1989 елда – 8700, 2002 елда – 8414 кеше), шәһәр чигендәге Бажово, Вахрушево һәм Старокамышинск эшчеләр поселокларын да кертеп.

Татар җәмгыяте тормышы

1934–1935 елларда «Копия ударнигы» газетасы нәшер ителә. 1993–2002 елларда С.М.Киров исемендәге Мәдәният сарае каршында татар телендә гарәп графикасын өйрәнү курслары, 1999 елдан Татар мәдәни үзәге, Чиләбе өлкәсе Татар Конгрессының Копейск бүлекчәсе эшли.

1999 елда Копейскта Татар-башкорт фестивале үткәрелә, 2002 елдаТатар мәдәниятен торгызу бөтенроссия фестивале кысаларында «Түгәрәк өстәл» һәм «Заман» Казан эстрада ансамбле концерты оештырыла. 2000 елдан шәһәр телевидение һәм радиосында айга ике тапкыр татар телендә тапшырулар һәм концерт программалары трансляцияләнә. 2015 елда Татар мәдәнияте көннәре булып уза.

2006 елдан мәчет эшли.

Күренекле кешеләре

Копейск шәһәрендә авиация генерал‑майоры М.Н.Галимов, техник фәннәр докторы, РФнең атказаган геологы В.М.Хөсәенов, физика‑математика фәннәре докторы Ф.Х.Гыйлемханов туган.