Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясенең Чиләбе өлкәсендәге административ-территориаль берәмлек
Чиләбе өлкәсенең көньягында урнашкан. Мәйданы – 4737 кв.км. 1965 елда оештырыла. Үзәге – Карталы шәһәре (Чиләбе шәһәреннән 275 км ераклыкта урнашкан).
Халкы – 48056 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1017 кеше. Алар, башлыча, Карталы шәһәрендә яшиләр.
Район территориясенә татарлар XIX йөз ахырында күчеп килә, һәм бу Уралда яңа җирләр үзләштерү белән бәйле.
Төбәкне өйрәнүче И.Х.Үтәшевнең тормышы һәм эшчәнлеге Карталы районы белән бәйле.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.