Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 2610 кв.км. 1935 елда оештырыла. Үзәге – Агаповка авылы (Чиләбе өлкәсеннән 436 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 33386 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1825 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар, Оренбург казак гаскәренә керүче авыллар һәм поселоклар халкының бер өлеше буларак, элек-электән яшиләр. Хәрби хезмәттән тыш алар крәстиян хуҗалыгы алып бара, каеш-сбруй әйберләре ясау, күн эшкәртү, сәүдә, олаучылык һәм башка кәсепләр белән шөгыльләнәләр.

XIX йөз ахырында Әбләз поселогы (хәзерге Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Әбләз авылы) татарлары Яңа Әбләз поселогына нигез салалар. XX йөз башында татарлар Агаповка авылына килеп урнашалар. 1929 елга кадәр монда мәчетләр эшли.

1920 еллар ахырында Агаповка авылы янында көчләп күчерелгән Казан татарларыннан торган Известковый (хәзер район үзәгенә керә) поселогы барлыкка килә.

Хәзерге вакытта Первомайский поселогында «Чишмә» һәм «Елга» балалар вокаль ансамбльләре эшли. Агаповка авылында мәчет эшли.