Гомуми мәгълүмат

Әстерхан өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1931 елда оештырыла. Мәйданы – 6,1 мең кв.км. Үзәге – Нариманов шәһәре (Әстерхан шәһәреннән 50 км читтә).

Халкы – 46668 кеше (2016 ел). Татарлар – 9165 кеше (2010 ел).

Татарлар тупланып Каңга һәм Килдермеш (Яңа Күчергән) (2002 елда – 3405 кеше), Сүләнкә (2250), Кәменни (1021), Биштүбә (870), Урта Авыл (440), Яңа Әскәр (262) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Нариман районы территориясендә беренче Урта Идел һәм Урал буе татарлары авыллары 1780 елларда барлыкка килә.

1917 елда монда 8 мәчет була. Хәзерге вакытта районда 7 мәчет эшли. Кәменни, Сүләнкә, Каңга авыллары мәктәпләрендә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла.

Кәменни (1992 елдан) һәм Каңга (1998 елдан) авылларында татар мәдәни үзәкләре эшли. Нариманов шәһәрендә татар халык театры (1959 елдан) һәм «Яз» татар эстрада ансамбле (1996 елдан, 2000 елдан – халык ансамбле), Кәменни авылында «Авылдашлар» татар җыр ансамбле (1986–1988 елларда – «Сельчанка», 1999 елдан – халык ансамбле), Урта Авыл авылында «Ак чәчәкләр» татар җыр ансамбле (1974 елдан) эшли. 1995 елда Кәменни авылы музыка мәктәбендә татар җыры вокаль бүлеге ачыла. Ел саен Килдермеш авылында Сабан туе үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Районда туып-үскән кешеләр арасында: Дан ордены тулы кавалеры Г.М.Болтаев (Килдермеш авылы), медицина фәнәре докторы Г.Г.Неттов (Идел буе поселогы), сәясәт фәннәре докторы Р.Х.Усманов (Каңга авылы), ТРның халык артисты З.Р.Хәкимҗанова (Ярлы Түбә авылы).