Гомуми мәгълүмат

Әстерхан өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1927 елда оештырыла (1975 елның февраленә кадәр – Владимир районы). Мәйданы – 7,8 мең кв.км. Үзәге – Актүбә шәһәре (Әстерхан шәһәреннән 292 км читтә).

Халкы – 65218 кеше (2016 ел). Татарлар – 830 кеше (2010 ел).

Татар авыллары

Актүбә районы территориясендә татарлар XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында яши башлыйлар. Алар, нигездә, 1782–1791 елларда Казан губернасы Тәтеш өязеннән һәм Сембер губернасы Буа өязеннән чыккан кешеләр нигез салган Ташлы Яр (хәзерге Черноярск районының Ташлыяр авылы) авылыннан күчеп утыручылар була.

Татарлар күбесенчә Казачий, Сотенный, Средний торак пунктларында (элеккеге казак хуторларында) яшиләр.

Баскунчак күле буенда 1790 елларда патша армиясеннән казакъ далаларына качып киткән Казан татарларыннан булган хәрбиләр гаиләләре яши.

Татарлар туган телләрен һәм фольклорны саклап калганнар, Ташлы Яр авылы белән элемтәдә торалар.

Күренекле кешеләре

РФ Герое, генерал-майор Р.Ә.Бариев тормышы һәм эшчәнлеге шушы район белән бәйләнгән.