Эчтәлек

ТР Президенты тарафыннан (1995 елга кадәр — ТР Югары Советы, 1995–2002 елларда ТР Дәүләт Советы белән килешенеп) ТР Премьер-министры (ТР Дәүләт Советында раслана), аның беренче урынбасарлары, урынбасарлары, министрлар, дәүләт комитетлары рәисләре һ.б. идарә итү органнары җитәкчеләре составында оештырыла.

Башлангыч чорда — 27, 1996 елдан — 33, 1998 елдан — 36, 2001 елдан — 23, 2005 елдан — 22, 2016 елдан — 30 әгъзадан тора.

Республика вәкаләтендәге мәсьәләләр белән идарә итә; бюджет проектларын, социаль-икътисади үсеш программасын эшли һәм аларның үтәлешен тәэмин итә; республика милке белән идарә итә; тышкы икътисади эшчәнлекне тормышка ашыра; министрлык һәм ведомстволар эшен оештыра һәм аларга юнәлеш бирә; җирле үзидарә органнары һәм вазифаи затларына алар тарафыннан хокук актларын законга туры китерүне тәкъдим итәргә хокуклы; федераль башкарма хакимият органнары белән килешүләр төзи һ.б.

ТР Министрлар Кабинетының төп актлары — карарлар һәм боерыклар.

ТР Президентына буйсына. Үз эшчәнлегенең аерым мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт Советы каршында хисап тота.

Премьер-министрлар: М.Г.Сабиров (1991–1995), Ф.Х.Мөхәммәтшин (1995–1998), Р.Н.Миңнеханов (1998–2010), И.Ш.Халиков (2010–2017), А.В.Песошин (2017 елдан). 

Чыганаклар

Конституция Республики Татарстан. К., 1992;

Закон Республики Татарстан «О внесении изменений и дополнений в Конституцию Республики Татарстан» от 19 апреля 2002 г. // Респ. Татарстан. 2002. 30 апр.;

Закон Республики Татарстан «Об исполнительных органах государственной власти Республики Татарстан» от 24 марта 2005 г. // Респ. Татарстан. 2005. 7 апр.

Авторлар Е.Б.Долгов, Р.И.Тарнапольский