ТР Президентының 2010 ел 22 апрель Указы һәм ТР Дәүләт Советының 2010 ел 22 апрель карары нигезендә оештырыла.

Җылылык-энергетика комплексы өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрү һәм идарә итү функцияләрен тормышка ашыра. Үз эченә фаразлау, үсеш, углеводород чималы, каты файдалы казылмалар һәм гидрогеология, энергетика идарәләрен; инновацион үсеш, энергетика стратегиясен тикшерү һәм мониторинг, җылылык-энергетика һәм электр балансларын фаразлау, ресурс балансларын әзерләү, программалар эшләү һәм методология, җылылык-энергетика комплексында мәгълүмати технологияләрне үстерү, җылылык-энергетика комплексы эшчәнлегенә икътисади анализ, инвестиция проектлары, углеводород чималы геологиясе, нефть һәм газ чыгару, углеводород чималы икътисады, нефть химиясе комплексы, каты файдалы казылмалар геологиясе һәм гидрогеология, судан файдалануны көйләү, җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү, мәгълүмати геологик ресурслар һәм геологик мохит мониторингы, электроэнергетика, энергия белән тәэмин итү һәм энергиянең нәтиҗәлелеге, ягулык инфраструктурасы һәм газ белән тәэмин итү, оештыру эшләре һәм эшләр башкару, административ-хуҗалык, мәгълүматлаштыру, хокук, финансларны планлаштыру, исәп-хисап, кадрлар бүлекләрен; дәүләт заказлары, мобилизацион әзерлек, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр секторларын ала.

Министрлык системасына җылылык-энергетика комплексы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре керә. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына буйсына. ТР Президентының 2012 ел 28 май Указы һәм ТР Дәүләт Советының 2012 ел 28 май карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына, Татарстан Республикасы Тарифлар дәүләт комитетына тапшырыла.

Министры – И.Ш.Фәрдиев (2010–2012).

Автор – Е.Б.Долгов