Татарстан Республикасы Дәүләт гербы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимны белән беррәттән ТР дәүләт хакимиятенең рәсми билгесе. 1937 елга кадәр ТАССРның рәсми расланган флагы булмый. ТАССРның мәгълүм тәүге флаглары берсе СССРның 1923 ел редакциясендәге флагы нигезендә эшләнә. ТАССРның 1926 елгы Конституциясе проектында республиканың РСФСР флагы нигезендә эшләнгән флагының беренче рәсми тасвирламасы бирелә. ТАССРның 1937 һәм 1978 еллардагы Конституцияләре буенча, ТАССРның Дәүләтфлагынтатарһәмрустелләрендәге «Татарстан АССР» сүзләре өстәлгән РСФСР Дәүләт флагы тәшкил итә. ТАССРның Дәүләт флагы турындагы беренче нигезләмә 1956 елның 13 февралендә кабул ителә. 1991 елның 29 ноябрендә ТССР Югары Советы Татарстанның яңа Дәүләт флагын раслый (авторы — Т.Хаҗиәхмәтов, иҗат коллективы җитәкчесе — Р.Харисов). Аның тасвирламасы ТРның 1992 елгы Конституциясендә теркәлә. Флаг Татарстан Республикасының суверенитетын, Татарстан халыкларының үзенчәлекләрен һәм традицияләрен чагылдыручы дәүләт билгесе булып тора. Дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары биналарында (даими рәвештә), җәмәгать оешмалары, предприятиеләр, учреждениеләр биналарында һәм шулай ук торак йортлар өстендә, елга флоты суднолары һәм башка юл йөрү чараларында, тантаналарда һәм бәйрәм көннәрендә урнаштырыла.

Татарстан Социалистик Совет Республикасы флагы, 1923 ел

Флаг тасвирламасы: Нигезендә — Совет Социалистик Республикалар Союзының СССР Конституциясе белән рәсмиләштерелгән Дәүләт флагы (1923 елның 6 июлендә СССР Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан кабул ителгән редакция): дәүләт гербы сурәтләнгән кызыл яки ал төстәге тукыма. Аның өслегендә СССР гербы астында гарәп хәрефләре белән татар телендә: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! Татарстан Социалистик Совет Республикасы. 1920 елда төзелде» дигән язу урнаштырылган.

Татарстан Социалистик Совет Республикасы флагы, 1926 ел

Флаг тасвирламасы: ТССРның 1926 елгы Конституциясе проекты буенча «Татарстан Социалистик Совет Республикасы флагы Россия Социалистик Федератив Совет Республикасы флагыннан гыйбарәт, әмма «РСФСР» язуы урынына татар һәм рус телләрендә «ТССР» язуы урнаштырылган». Расланмый

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы дәүләт флагы, 1937 ел

Флаг тасвирламасы: ТАССРның 1937 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт флагы сул як почмагында, флаг сабының өске кырыенда, алтын хәрефләр белән рус һәм татар телләрендә язылган «РСФСР» сүзе астына кечерәк хәрефләр белән рус һәм татар телләрендә «Татарстан АССР» язуы өстәлгән кызыл тукымадан торган РСФСР Дәүләт флагыннан гыйбарәт».

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы дәүләт флагы, 1978 ел

Флаг тасвирламасы: ТАССРның 1978 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт флагы сабы кырыенда флаг озынлыгының сигездән бер өлешен тәшкил иткән, киңлеге буенча сузылган ачык зәңгәр буй урнашкан кызыл тукыма рәвешендәге РСФСР Дәүләт флагыннан гыйбарәт. Кызыл тукыманың сул яктагы өске почмагында алтын урак һәм чүкеч, алар өстендә алтын кайма белән чикләнгән бишпочмаклы йолдыз, алар астында алтын хәрефләрдән җыелган «Татарская АССР» язуы урын алган. Флагның киңлеге аның озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә». 1954 елның 23 июнендә раслана (1956 елның 13 февралендә ТАССР Дәүләт флагы турындагы беренче Нигезләмә кабул ителә).

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы, 1992 ел

Флаг тасвирламасы: ТРның 1992 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы горизонталь яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге буйлардан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Акбуй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төсләрдәге буйлар арасында урнашкан. Яшел буй — өстә. Флагның киңлеге аның озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә». 1991 елның 29 ноябрендә ТССР Югары Советы тарафыннан раслана. Авторы — Т. Хаҗиәхмәтов.