1963 елның 9 декабрендә Казанда туган.

Әтисе – Песошин Валерий Андреевич, ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Бабасы – Песошин Андрей Петрович, 1963-1977 елларда Казан медицина инструментлары заводы директоры.

1986 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый (инженер-механик). Физика-математика фәннәре кандидаты (1993 ел).

1986-1995 елларда – Казан дәүләт университетында фәнни хезмәткәр.

1995-2000 елларда Казан шәһәре Совет районының 79 номерлы ЖЭУ «Жилбытсервис»та белгеч, баш инженер урынбасары, җитәкче.  

2000-2007 елларда «Веста Казан газ җайланмалары заводы» ААҖ директоры урынбасары, баш инженеры, генераль директоры.

2007 елда «Алтын башак» ХК ЯАҖ генераль директоры урынбасары – «Идел буе азык-төлек корпорациясе» идарә компаниясе ҖЧҖ директоры.

2007-2010 елларда – Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.

2010 елдан алып 2014 елның гыйнварына кадәр – Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.

2014 елдан алып 2017 елның апреленә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.

2017 елның 17 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Регби буенча спорт мастеры. Татарстан Республикасының Регби федерациясе президенты.