ТР дәүләт хакимияте органнарының РФ һәм аның субъектларындагы дәүләт хакимияте федераль органнары белән, шулай ук чит илләрдәге дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары (фирмалары) белән үзара багланышларын тәэмин итү өчен оештырыла. ТРның 2003 ел 13 ноябрь Законы буенча ТР җитәкчелеге тулы вәкаләтле, даими һәм сәүдә-икътисад вәкиллекләре, халыкара оешмалар каршында даими вәкиллекләр төзи ала. ТРның тулы вәкаләтле вәкиллекләре, кагыйдә буларак, чит илләр территориясендә, даими вәкиллекләр һәм сәүдә-икътисад вәкиллекләре РФ субъектларында яки чит илләрдәге РФ дипломатик һәм сәүдә вәкиллекләрендә (кайвакыт ике як килешүе буенча мөстәкыйль оешма буларак) сәүдә-икътисади, фәнни-техник, гуманитар, мәдәни һ.б. өлкәләрдә Татарстан мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатыннан барлыкка килә. ТРның халыкара оешмалар каршындагы даими вәкиллекләре республика мәнфәгатьләрен үткәрә. Татарстан Республикасының вәкиллекләре ТР Президенты карары нигезендә яки аның кушуы буенча ТР МКның федераль хакимият органнары белән килешүе нигезендә, РФ субъектлары белән килешүләр нигезендә оештырыла һәм ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасына керә. Татарстан Республикасының вәкиллекләре Президентка һәм ТР МКна буйсыналар. Татарстан Республикасының вәкиллекләре эшчәнлеген ТР Президенты Тышкы мөнәсәбәтләр департаменты координацияли. Татарстан Республикасының вәкиллекләре белән 3 елга ТР Президенты билгеләгән вәкил җитәкчелек итә (ләкин эшләү вакыты рәттән 2 сроктан артмый).

ТССРның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация игълан ителгәннән соң (1990), Татарстан җитәкчелеге, вәкиллекләр ачып, Россия төбәкләре һәм чит илләр белән сәүдә-икътисад, фәнни-техник, гуманитар, мәдәни һ.б. мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча актив эш алып бара башлый. 1994 елда Мәскәүдә ТРның РФдә беренче тулы вәкаләтле вәкиллеге ачыла. Аннары шундый вәкиллекләр РФнең башка шәһәрләрендә һәм өлкәләрендә дә барлыкка килә: Свердловск өлкәсендә (1996, Екатеринбург шәһәре), Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә (1996, Санкт-Петербург), Кырым Республикасында (2014, Севастополь шәһәре) — ТРның даими вәкиллекләре; Түбән Новгород өлкәсендә (2001, Түбән Новгород шәһәре), Ханты-Манси автономияле округында (2001, Сургут шәһәре), Саратов өлкәсендә (2002, Саратов шәһәре) — ТРның сәүдә-икътисад вәкиллекләре һ.б. Бер үк вакытта Татарстан Республикасының вәкиллекләре чит илләрдә дә ачыла: тулы вәкаләтле вәкиллекләр — Франциядә (1994, Париж), Австралия Берлегендә (1995–2000, Аделаида шәһәре), Казакъстанда (1997, Астана, Алма-Ата шәһәре), Төркиядә (1997, Истанбул); даими вәкиллекләр — Әзәрбайҗанда (1992, Баку), Үзбәкстанда (1992, Ташкент); сәүдә вәкиллекләре — АКШта (1994, Вашингтон), Украинада (1994, Киев), Литвада (1993–98, Каунас шәһәре), Австриядә (1994–2006, Вена), Кипр Республикасында (1997, Никосия); сәүдә-икътисад вәкиллекләре — Чех һәм Словакия Республикаларында (1996, Прага), Финляндиядә (2000, Хельсинки), Кубада (1999, Гавана), Вьетнамда (2000, Ханой), Белоруссия Республикасында (2002, Минск), Швейцариядә (2002, Женева), Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (2013, Дубай), Кытай Халык Республикасында (2014, Пекин) һ.б. 2015 елның 1 гыйнварына 22 Татарстан Республикасының вәкиллекләре эшли (14 е чит илдә, 8 е РФдә), аларның 13 е ТР дәүләт бюджетыннан финанслана. Татарстан Республикасында эшләүчеләр саны — 102 кеше, шул исәптән 70 тән артык кеше — РФдәге Татарстан Республикасының вәкиллекләрендә.

Татарстан Республикасының вәкиллекләре Татарстан компанияләренә һәм сәүдә фирмаларына товарларны чит илләргә чыгару һәм илгә кертү буенча контрактлар һәм килешүләр төзүдә, уртак предприятиеләр булдыруда, ТРга чит ил инвестицияләрен һәм кредитларын җәлеп итүдә, Россия төбәкләренә һәм чит илләргә ТР делегациясе визитларын оештыруда, ТРдан читтә татарлар күпләп яшәгән урыннарда массакүләм-мәдәни чаралар (концертлар, фестивальләр, иҗади кичәләр, Сабан туйлары һ.б.) оештыруда актив булышлык итәләр. ТРдан читтәге ватандашларына ярдәм күрсәтәләр, татар мәдәниятен һәм телен үстерү, татар диаспорасының этномәдәни үзенчәлекләрен саклау буенча эш алып баралар.

Шулай ук кара Татарстан Республикасының РСФСРдагы вәкаләтле вәкиллеге.

Автор — И.М.Галиев