Татарстанда РФ Президентының 1992 ел 18 март Указы нигезендә ТР Дәүләт салым инспекциясе каршындагы ТР Салым тикшерүләре идарәсе буларак оештырыла, РФнең 1993 ел 15 июль Законы белән ТР Салым полициясе департаменты, РФнең 1995 ел 17 декабрь Федераль законы белән РФ Федераль салым полициясе хезмәтенең ТР буенча идарәсе, РФ Президентының 2003 ел 11 март Указы белән ТР Эчке эшләр министрлыгының Салым җинаятьләре буенча идарәсе итеп үзгәртелә.

Салым җинаятьләрен ачу, булдырмау һәм туктату, салым инспекцияләре эшчәнлегенең иминлеген тәэмин итү белән шөгыльләнә, салым органнарында коррупция белән көрәш алып бара.

Автор — Е.Б.Долгов