ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май һәм ТР Министрлар Кабинетының 2001 ел 9 июль карарлары белән Татарстан Республикасының Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Җир ресурслары һәм җир реформасы дәүләт комитеты җирлегендә оештырыла.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен, шул исәптән хосусыйлаштыруны, дәүләт мөлкәте һәм җир ресурслары белән идарә итүне гамәлгә ашыра. Мөлкәти мөнәсәбәтләр икътисады һәм үсеше (мөлкәти мөнәсәбәтләр икътисади анализы һәм үсеше, базар инфраструктурасын бәяләү һәм көйләү бүлекләре), исәп-хисап һәм мәгълүмат-аналитика эше (мәгълүмат-аналитика, исәп-хисап, мәгълүматлаштыру бүлекләре), күчемсез милек (аренда, дәүләт мөлкәтен файдалануны контрольдә тоту, реализация бүлекләре), хосусыйлаштыру һәм АҖләр эшчәнлеген көйләү (дәүләт унитар предприятиеләрен хосусыйлаштыру һәм реформалаштыру, милекнең чикләрен билгеләү, җир арендасы мөнәсәбәтләрен көйләү, җирне хосусыйлаштыру һәм аның белән идарә итү, корпоратив идарә, фондлар базары бүлекләре), хокук (методология, дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләрне хокукый тәэмин итү бүлекләре), эшләр башкару (кадрлар һәм оештыру эше бүлеге, хуҗалык часте, канцелярия, архив, машбюро) идарәләрен, режимлы-яшерен хезмәтне, финанс бүлеген һ.б.ны үз эченә ала.

Министрлык системасына дәүләт унитар предприятиесе, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр территориаль органнары керә. ТР Президентына һәм Министрлар Кабинетына буйсына.

Министрлар: В.П.Васильев (2001–2009), А.К.Хамаев (2009–2019), Ф.Ә.Әһлиуллин (2019 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов