Эчтәлек

Тарихы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советының 1918 ел 26 апрель карары нигезендә Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы Сәламәтлек саклау комиссариаты оештырылудан башлана; Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 16 май һәм Казан губернасы Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 3 июнь карарлары белән — Казан губерна Сәламәтлек саклау комиссариаты, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карары белән — губерна башкарма комитетының Сәламәтлек саклау бүлеге, РСФСР Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1920 ел 27 май һәм ТАССР Үзәк башкарма комитеты ның 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты итеп үзгәртелә.

Халык комиссариаты халыкка медицина ярдәме күрсәтү, санитария эше, эпидемияләргә каршы көрәш, аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау юнәлешендә оештыру мәсьәләләре, Татарстандагы медицина учреждениеләре һәм аптекаларга җитәкчелек итү эше белән шөгыльләнә. Аның составына 1920 елдан – дәвалау, санитария-эпидемиология, аналар һәм сабыйлар сәламәтлеген саклау, балалар сәламәтлеген саклау, фармацевтика, мәхкәмә медицинасы, статистика, тәэминат; 1921 елдан — медицина уку йортлары һәм медицина персоналы, хәрби-санитария, смета-финанс, табиблек экспертизасы һәм контроль бүлекләре, гомуми бүлек, административ төркем, 1941 елдан эвакогоспитальләр бүлеге керә. ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Халык Комиссарлары Советына һәм РСФСРның шул ук исемдәге Халык Комиссарлары Советына буйсына.

ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы итеп үзгәртелә (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы).

Министрлык халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте үткәрүне һәм җитәкчелек итү эшен башкара. Медицина ярдәме күрсәтү, аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау, медицина ярдәме күрсәтүне үстерү, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм тармак буенча стандартлаштыру, халыкны авыру очракларыннан кисәтү, фармацевтика һәм медицина техникасы, медицина иминияте һәм бюджеттан тыш финанслау бүлекләрен берләштерә. Министрлык системасына хастаханәләр һәм амбулатория-поликлиника учреждениеләре (шул исәптән Төбәкара клиник диагностика үзәге, 1 нче һәм 2 нче Республика клиник хастаханәләре, Республика балалар клиник хастаханәсе һ.б.), диспансерлар, бала тудыру йортлары, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станцияләре һәм бүлекләре, сабыйлар йортлары, балалар санаторийлары, сөт кухнялары, медицина профилактикасы үзәкләре, кан бирү станцияләре һәм бүлекләре, фельдшер-акушерлык пунктлары һ.б. керә. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советы) һәм үз тармагындагы РФ Министрлыгына буйсына.

Халык комиссарлары һәм министрлар: К.Г.Мохтаров (1920–1921, июнь), Ш.Г.Гайнетдинов (1921, июль–декабрь), К.М.Стацинский (1921, декабрь – 1922), Ф.Г.Мөхәммәдъяров (1922–1927), С.Б.Еналиев (1927–1928), К.Х.Мәһдиев (1928–1930), С.Х.Моратов (1930–1931), С.М.Корбангалиев (1931–1935), И.И.Беганский (1935–1937), Б.Г.Кәбиров (1937–1938), Б.С.Гинзбург (1938–1940), Х.Н.Латыйпов (1940–1942), В.И.Прокушев (1942–1949), Н.А.Абрамов (1950–1952), Г.Ф.Тихонов (1952–1954), М.И.Грачёв (1954–1959), Р.Ю.Ярмөхәммәтова (1959–1964), И.З.Мөхетдинов (1964–1984), В.К.Кириллов (1984–1986), А.Д.Царегородцев (1986–1988), Р.У.Хәбриев (1988–1994), К.Ш.Зыятдинов (1994–2007), А.З.Фәррахов (2007–2013), Г.Ю.Вафин (2013–2018), М.Н.Садыйков (2018 елдан).

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1997.

Автор – Е.Б.Долгов