Тарихы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советының 1917 ел 16 ноябрь карары һәм Халык Комиссарлары Советының «Мәхкәмә турында» 1 нче номерлы 1917 ел 22 ноябрь Декреты нигезендә оештырылган губерна советы Юстиция бүлегеннән башлана. Бүлек Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы гомуми җыелышының 1918 ел 26 февраль карары нигезендә Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасының Юстиция комиссариаты итеп үзгәртеп оештырыла (шул ук елның 5 мартында ачыла); Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 16 май карары һәм Казан губернасы Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 3 июнь карары белән — Казан губерна Юстиция комиссариаты, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карары белән — губерна башкарма комитетының Юстиция бүлеге, РСФСР Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1920 ел 27 май Декреты һәм ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Юстиция халык комиссариаты итеп үзгәртелә. Халык комиссариаты хөкем эшләре, дәүләт мәнфәгатьләрен хокукый яктан яклау һәм саклау эшләре белән идарә итә; законнарның, үзәк һәм җирле хакимият күрсәтмәләренең үтәлешенә күзәтчелек итә; законнарга аңлатма бирә һәм җирле законнар җыелмасын системага сала; хөкем итү вәкаләтләре булган учреждениеләр, иректән мәхрүм итү урыннары эшчәнлегенә күзәтчелек итә; халыкка хокукый ярдәм күрсәтүне оештыра; хезмәт ияләрен хокукый яктан агартуга булышлык итә. Аның составына гомуми, мәхкәмә корылышы һәм мәхкәмә эшләрен башкару, мәхкәмә контроле, мәхкәмә тикшерүе, мәхкәмә статистикасы, консультация, хуҗалык, чиркәүне дәүләттән аеру, төзәтү-тәрбия, нотариаль бүлекләр керә. Халык комиссариаты карамагында мәхкәмә оешмалары, тикшерү органнары, адвокатура, нотариат, ТАССР прокуратурасы (1936 елга кадәр), Иректән мәхрүм итү урыннары баш идарәсе (1930–1934) була. Бөтенроссия үзәк башкарма комитетына (1937 елга кадәр) , ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Халык Комиссарлары Советына һәм РСФСРның шул исемдәге Халык комиссариатына буйсына.

ТАССР Юстиция халык комиссариаты ТАССР Югары Советы 1946 ел 28 март Указы нигезендә ТАССР Юстиция министрлыгы итеп үзгәртелә, РСФСР Югары Советы Президиумының 1957 ел 11 апрель Указы һәм ТАССРның 1958 ел 22 февраль Законы нигезендә гамәлдән чыгарыла (вазифалары ТАССР Югары мәхкәмәсенә тапшырыла), ТАССР Югары Советы Президиумының 1971 ел 4 февраль Указы белән ТАССР (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — ТР) Юстиция министрлыгы буларак кабат торгызыла. Министрлык Юстиция учреждениеләрендә дәүләт сәясәтен үткәрүне тәэмин итә. Үз эченә исәп-хисап һәм ревизия эшләре; закон проектлары эшләү; ТР норматив хокук актларының бердәм банкы; хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру бүлекләрен; республика норматив хокук актларына дәүләт теркәве үткәрү; капиталь ремонт һәм биналарны карау; кадрлар секторларын ала. Җәмәгать судьялары һәм 2008 елга кадәр дәүләт нотариаты министрлык карамагында була. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советы һәм РФнең шундый ук министрлыгына буйсына.

Халык комиссарлары һәм министрлар: А.Н.Нехотяев (1920–1921), Г.Б.Баһаветдинов (1921–1926), Х.Р.Палютин (1926–1928), Ш.Х.Башкиров (1928–1929), В.Н.Филиппов (1929–1934), М.У.Усманов (1934–1937), А.М.Шмаков (1937–1938), И.В.Корнев (1938–1940), М.С.Якупов (1941–1946), Ш.Ш.Вәлиев (1946–1950), Я.Н.Насыйбуллин (1950–1957), Ә.Г.Таҗетдинов (1971–1987), А.М.Салабаев (1987–2004), М.М.Курманов (2004–2013), Л.Ю.Глухова (2013–2017), Р.И.Заһидуллин (2017 елдан).       

Автор – Е.Б.Долгов