ТРның 1992 ел 9 июль Законы һәм ТР Министрлар Кабинетының 1992 ел 18 август карары нигезендә оештырыла.

Дәүләтнең тышкы икътисади сәясәтен булдыру һәм тормышка ашыру, ТРның тышкы икътисади эшчәнлеген җайга салу һәм көйләү вазифаларын башкара. Үз эченә икътисади һәм техник экспертиза, чит ил инвестицияләре, тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә мәгълүмати тәэминат, килешүләр-хокук, валюта-финанс, беркетмә, тәрҗемә, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек һәм тарифлы булмаган көйләү, гомуми, исәп-хисап бүлекләрен; икътисади куркынычсызлык һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау секторын; киңәшчеләр төркемен, халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгын; Дәүләт теркәү палатасының республика бүлеген берләштерә.

ТР Президентына һәм ТР Министрлар Кабинетына буйсына. ТР Дәүләт Советының 1997 ел 19 июнь карары нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына тапшырыла.

Министрлар: Ш.Р.Арсланов (1992–1995), Р.Г.Ахунов (1995–1997).

Автор – Е.Б.Долгов