ТР Президентының 2007 ел 14 июнь Указы һәм ТР Дәүләт Советының 2007 ел 14 июнь карары нигезендә Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы җирлегендә оештырыла. Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрүне тәэмин итә. Эшләр башкару; финанс; хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау идарәләрен; тармак анализы, фаразлау һәм программалаштыру; җәмәгатьчелек белән элемтә; мәгълүмат-аналитика; ведомствога караган учреждениеләрне координацияләү; мәшгульлек һәм хезмәт базары программалары; һөнәри белем бирү, һөнәр сайларга булышу һәм психол. ярдәм; эшкә урнаштыру һәм махсус программалар; хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү; хезмәтне саклау; хезмәт шартларының дәүләт экспертизасы; эш урыннары аттестациясе; социаль хезмәт күрсәтү методологиясе; социаль хезмәт күрсәтү системасын үстерү; дәүләти-хосусый партнёрлык һәм инновацион проектлар; социаль нормалар; хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре; социаль ярдәм чаралары методологиясе; халыкның социаль реестрын формалаштыру; күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларының функциональ аудиты; адм.-хуҗалык; эшләр башкару; мәгълүмати технологияләр, автоматлаштырылган системалар куллану һәм аларга техник хезмәт күрсәтү; планлаштыру, финанс һәм бухгалтер исәп-хисабы; контроль-ревизия эшләре; дәүләтнең сатып алуы; дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлекләрен; халык белән эшләү, халыкны эшкә тарту, гражданнар оборонасы һәм мәгълүмати куркынычсызлык секторларын үз эченә ала. Министрлык системасына социаль яклау белән шөгыльләнүче 52 территориаль орган, 159 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, халыкны эш белән тәэмин итүче 52 үзәк керә.

ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына буйсына.

Министрлар: А.Р.Шәфигуллин (2007–2014), Э.А.Зарипова (2014 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов