ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә Татарстан Республикасының Балалар һәм яшьләр эшләре дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт комитеты җирлегендә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы буларак оештырыла, ТР Дәүләт Советының 2005 ел 29 апрель карары белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы итеп үзгәртелә, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ТР Президентының 2014 ел 20 март Указы белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы итеп үзгәртелә.

Физик культура һәм спорт, өлкәсендә дәүләт җитәкчелеген гамәлгә ашыра: физик тәрбия һәм спорт учреждениеләре инфраструктурасын үстерү өлкәсендә көйләү; физик тәрбия-сәламәтләндерү һәм спорт-массакүләм, шул исәптән республика һәм муниципальара чаралар, бөтенроссия һәм халыкара спорт чараларын һәм укыту-шөгыльләнү төркемнәрен оештыру белән идарә итү; Татарстан Республикасы спорт командаларын билгеләнгән тәртиптә әзерләүне һәм ярышларда аларның катнашуын тәэмин итү; дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендә идарә.

Үз эченә оештыру эшләре, бюджетны планлаштыру һәм үстерү, мәгълүмат-аналитика һәм фәнни эшләр, массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшләре, спорт төрләрен үстерү, балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү, өстәмә белем бирү һәм социаль программалар, туризмны үстерү, туристлык эшчәнлегенә дәүләт көйләве һәм аны оештыру бүлекләрен һәм гомуми бүлекне; төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек, спорт һәм үзешчән туризм, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре, эшләр башкару һәм контроль, хокук секторларын ала.

ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына буйсына.

Министрлары: М.М.Бариев (2001–2010), Р.Т.Борһанов (2010–2014), В.А.Леонов (2014 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов