- РУС
- ТАТ
Тарихы РСФСР Мәгариф Халык комиссариатының 1918 ел 21 гыйнвар карары һәм Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы гомуми җыелышының 1918 ел 26 февраль карары нигезендә оештырылган Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы Мәгариф комиссариатыннан башлана. Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советының 1918 ел 16 һәм 31 май карарлары һәм Казан губерна Халык комиссарлары советының 1918 ел 3 июнь карары белән — Казан губерна халык мәгарифе комиссариаты, Казан губерна халык мәгарифе бүлекләре советының 1918 ел 7 октябрь карары һәм Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары Казан губерна советы башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карары белән губерна башкарма комитеты каршындагы халык мәгарифе бүлеге, Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары советының 1920 ел 27 май Декреты һәм ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Мәгариф халык комиссариаты итеп үзгәртелә.
Элек Халык комиссариаты мәдәниятнең барлык тармаклары: мәктәп һәм мәктәпкәчә тәрбия эшләре, халык арасында сәяси-агарту эшләре, һөнәри-техник әзерлек, нәшриятлар эшчәнлеге, мәдәни-агарту учреждениеләре, театрлар, кино, музыка, сынлы сәнгать белән; 1920 еллар уртасыннан — гомуми һәм һөнәри характердагы фәнни, уку-укыту, сәяси-агарту һәм сәнгать эшчәнлеге, фәнни, музей һәм сәнгать учреждениеләре белән; 1930 еллар уртасыннан — фәкать халык мәгарифе белән; 1936–1945 елларда халык мәгарифе һәм мәдәни-агарту эшләре белән җитәкчелек итә. 1920 елларда — Оештыру үзәген (административ-оештыру, статистика, тәэминат, планлаштыру-финанс бүлекләре), Академүзәкне (гомуми канцелярия; архив идарәсе; тәрҗемә, фәнни секторлар; музейлар эшләре, сәнгать бүлекләре; 1925 елдан — туган якны өйрәнү бюросы); социаль һәм сәяси белем (секретариат; бердәм хезмәт мәктәбе, мәктәпкәчә тәрбия, 1922 елдан — балигъ булмаганнарны социаль-хокукый яклау бүлекләре), 1920–21 елларда — халык мәгарифе бүлекләре, һөнәри-техник белем бирү (административ-оештыру, югары уку йортлары, мәгариф, техник белем бирү, авыл хуҗалыгыһәм урман хуҗалыгы буенча белем бирү хезмәткәрләрен әзерләү, су транспорты эшчеләре әзерләү, юл транспорты эшчеләре әзерләү, эшчеләргә һөнәри белем бирү, укыту-контроль, укучыларга хезмәт күрсәтү, сәнгать белеме бирү бүлекләре), мәктәптән тыш сәяси белем бирү (административ-оештыру, агитация, пропаганда, наданлыкны бетерү, хуҗалык эше бүлекләре), дәүләт нәшрияты идарәсе (административ-хуҗалык, нәшрият эшләре, техник, тарату, милли азчылык бүлекләре) баш идарәләрен; 1930 елларда — мәктәпләр, урта мәктәпләр, башлангыч мәктәпләр, өлкәннәр өчен мәктәпләр, сәяси-агарту идарәләрен; гомуми, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ятимнәр йортлары, кадрлар, капиталь төзелеш, планлаштыру-финанс бүлекләрен, бухгалтерияне, статистика төркемен, шикаятьләр бюросын, консультация пунктын, методик кабинетны; 1940 елларда — эшләр башкару, мәктәпләр, сәяси-агарту эше һәм өлкәннәр өчен мәктәпләр идарәләрен; эшчеләр һәм авыл яшьләре мәктәпләре, ятимнәр йортлары, мәктәпкәчә тәрбия, планлаштыру-финанс, кадрлар, тәэминат, төзелеш бүлекләрен; бухгалтерияне; статистика төркемен үз эченә ала.
Халык комиссариаты карамагында район (1930 га кадәр кантон), шәһәр халык мәгарифе бүлекләре, башлангыч, урта, сәяси-агарту мәктәпләре, техникумнар, педагогия училищеләре, балалар бакчалары һәм башка мәктәптән тыш оешмалар, методик кабинетлар, ятимнәр йортлары һәм интернатлар, китапханәләр, уку өйләре, мәдәният сарайлары һәм йортлары, музейлар, культура һәм ял парклары, фәнни-тикшеренү учреждениеләре, һәйкәлләрне саклау оешмалары, кадрлар әзерләү курслары, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты була. ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Халык комиссарлары советына һәм РСФСРның шундый ук Халык комиссариатына буйсына.
ТАССР Мәгариф халык комиссариаты ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән — ТАССР Мәгариф министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1988 ел 8 август Указы белән — ТАССР (1990 нан — ТССР, 1992 елдан — ТР) Халык мәгарифе министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 1995 ел 22 июнь карары белән — ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 2004 ел 9 сентябрь карары белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы итеп үзгәртелә.
Мәктәпкәчә, башлангыч, тулы булмаган төп һәм урта (тулы) гомуми, һөнәри, өстәмә, шулай ук педагогия урта, югары, һөнәри, югары уку йортын тәмамлаганнан соң белем алу өлкәләрендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итә; 2004 елдан шулай ук дәүләт мәгариф учреждениеләрендәге фәнни һәм фәнни-техник эшчәнлек белән идарә итә.
Министрлык составына 1940 еллар уртасы — 1950 елларда — гомуми, мәктәпләр, эшчеләр һәм авыл яшьләре мәктәпләре (1949 елга кадәр), ятимнәр йортлары, мәктәпкәчә тәрбия, планлаштыру-финанс, кадрлар бүлекләре, бухгалтерия, төзелеш төркеме; 1960–1980 елларда — гомуми, мәктәпләр, интернат-мәктәпләр, мәктәпкәчә тәрбия, төзелеш, кадрлар бүлекләре, бухгалтерия; 1990 елларда — канцелярия, оештыру-укыту эшләре, тәрбия эшләре, программалар һәм уку ярдәмлекләре әзерләү һәм бастыру, укыту-производство, хезмәтне саклау һәм хезмәткә өйрәтү, һөнәри әзерлек, кадрлар, планлаштыру-икътисад һәм финанс, комплектлаштыру һәм матди-техник тәэминат, контроль-ревизия бүлекләре; мәктәпкәчә тәрбия, интернат мәктәпләр, статистика, торак-көнкүреш, хезмәткә өйрәтү, кадрлар әзерләү секторлары; бухгалтерия, техник күзәтчелек һәм капиталь төзелеш төркеме; 2000 елларда — мәгариф белән программалы-максатчан идарә (эшләр башкару идарәсе, урта белем бирү белән программалы-максатчан идарә, милли мәгарифне үстерү һәм төбәкара хезмәттәшлек, оештыру-аналитика, техник-хуҗалык хезмәте күрсәтү бүлекләре; мәктәпкәчә белем бирү, махсус һәм мобилизация эшләре, хатлар секторлары; канцелярия); башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү (башлангыч һөнәри белем бирүне үстерү, урта һөнәри белем бирүне үстерү, фәнни тикшеренүләрне, табуларны координацияләү һәм югары белем бүлекләре) департаментлары; мәгълүмат сәясәте (белем бирүдә мәгълүмати технологияләрне, мәгълүмат куркынычсызлыгының автоматлаштырылган идарә системасын үстерү; уку-укыту учреждениеләрен лицензияләү, аттестацияләү һәм аккредитацияләү, бердәм дәүләт имтиханнары бирүне оештыру бүлекләре); тәрбия эшләре (педагогик ярдәм һәм реабилитация, тәрбия эшләрен һәм балаларга өстәмә белем бирүне үстерү, уку-укыту процессын комплекслы тәэмин итү һәм республика милке бүлекләре); дәүләт хезмәте һәм кадрлар (кадрлар сәясәте, мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек, өстәмә һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң һөнәри белем бирүне үстерү бүлекләре; педагогик кадрларны, педагогия уку йортларын аттестацияләү секторлары); планлаштыру, бюджет үтәлеше, бухгалтерлык исәп-хисабы һәм финанс тәэминаты (бюджетны планлаштыру икътисады һәм хезмәткә түләү; статистика күзәтчелек һәм икътисади анализ, бюджет чыгымнарын оптимизацияләү һәм норматив — җан башыннан финанслауны үстерү, бухгалтерлык исәп-хисабы бүлекләре) идарәләре; мәгарифне үстерү стратегиясен эшләү һәм хокук бүлекләре керә.
Министрлык системасына балалар бакчалары һәм башка мәктәпкәчә тәрбия оешмалары, башлангыч, төп, урта мәктәпләр, интернат-мәктәпләр, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар сыйныфлары, ятимнәр йортлары, һөнәри лицей, көллият һәм уч-щеләр, пед. көллиятләр, уч-щеләр һәм техникумнар, өстәмә белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары һ.б. карый .
ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советына) буйсына.
Халык комиссарлары һәм министрлар: Х.Ш.Солтанов (1920–1921), Ш.Г.Әхмәдиев (1921–1922, 1924–1926), М.Ю.Борындыков (1922–1924), М.Х.Таһиров (1926–1927), Н.К.Мөхетдинов (1927–1928), И.Ш.Рәхмәтуллин (1928–1931), А.Т.Биктаһиров (1932–1934), Ш.Г.Башкиров (1934–1937), Г.А.Бакиров (1937–1938), З.Ф.Шәрипов (1938–1939), У.Т.Контюков (1939–1948), Г.Г.Әбүзәров (1948–1950), Ә.Г.Вәлиуллина (1950–1958), М.И.Мәхмүтов (1958–1976), В.В.Иванов (1976–1980), Р.А.Низамов (1980–1990), В.Г.Гайфуллин (1990–1997), Ф.Ф.Харисов (1987–2004), Р.Ф.Шәйхелисламов (2004–2007), Н.М.Вәлиев (2007–2013), Э.Н.Фәттахов (2013–2017), Р.Т.Борһанов (2017–2020), И.Г.Һадиуллин (2020 елдан).
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.