Сәнгать эшләре, мәдәни-агарту оешмалары, кинофикация, полиграфия сәнәгате, нәшрият һәм китап сәүдәсе эшләре идарәләре, шулай ук ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиофикация комитеты берләшү нәтиҗәсендә ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 апрель карары, РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 май Указы һәм ТАССР Министрлар Советының 1953 ел 7 август карары нигезендә оештырыла.

Соңыннан Кинофикация, Полиграфия сәнәгате, нәшриятлар эшләре һәм китап сәүдәсе идарәләре, Радиотапшырулар һәм телевидение комитеты ТАССР Мәдәният министрлыгы составыннан аерылып чыга һәм турыдан-туры ТАССР Министрлар Советына буйсындырыла.

Дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра, мәдәният (шул исәптән сәнгать, кинематография, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм аннан файдалану), ял итүне оештыру һәм җәмәгать оешмалары өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйли. Башта составында канцелярия; баш бухгалтерия; кинофикация, нәшрият һәм полиграфия сәнәгате, сәнгать, радиотапшырулар, мәдәни-агарту эшләре, капиталь төзелеш, планлаштыру-финанс, тәэминат бүлекләре; кадрлар секторы; хуҗалык бүлеге була.

Хәзерге вакытта ТР Мәдәният министрлыгы составына тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне саклау һәм алардан файдалану буенча дәүләт контроле, кинематография баш идарәләре; шәһәрләрдә һәм районнарда мәдәниятне үстерү, милләтара мәдәни багланышлар үсеше һәм милли-мәдәни автономияләр һәм җәмгыятьләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу; сәнгатьләр үсеше, иҗат берлекләре белән үзара багланышлар; кинематография; дәүләт заказын һәм төзелеш эшләрен җайга салу; социаль-икътисади программалаштыру; хокук; бухгалтерия; мәгълүмат-аналитика; кадрлар бүлекләре; күчмә мәдәни һәм тарихи мирас секторы; ревизия төркеме; канцелярия керә.

ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешмалар арасында территориаль мәдәният органнары, театр, кинотеатр, концерт учреждениеләре, цирк, китапханәләр, кино күрсәтү җайланмалары, музейлар, клублар, уку йортлары, парклар, зооботаника бакчалары һ.б. бар. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советы һәм РСФСРның Мәдәният министрлыгына) буйсына.

Министрлар: Ю.З.Закиров (1953–1956), Х.Б.Рәхмәтуллин (1956–1962), Б.М.Гыйззәтуллин (1962–1973), Ә.С.Миндубаев (1973–1976), И.Н.Алиев (1976–1985), М.М.Таишев (1985–1999), И.Г.Тарханов (1999–2005), З.Р.Вәлиева (2005–2011), А.М.Сибагатуллин (2011–2018), И.Х.Әюпова (2018 елдан).                            

Автор – Е.Б.Долгов