Тарихы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советының 1917 ел 16 һәм 19 ноябрь карарлары нигезендә губерна советының финанс комиссиясе оештырылудан башлана. Комиссия Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы гомуми җыелышының 1918 ел 26 февраль карары белән — Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасының Финанс комиссариаты, Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 16 май һәм Казан губернасы Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 3 июнь карарлары белән — Казан губернасы Финанс комиссариаты, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 22 июнь һәм 15 октябрь карарлары һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 31 октябрь Декреты белән — губерна башкарма комитетының финанс бүлеге, Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1920 ел 27 май Декреты һәм ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Финанс халык комиссариаты итеп үзгәртелә. Халык комиссариаты урыннарда финанс органнары оештыру; республика ведомстволары тарафыннан тәкъдим ителгән финанс сметаларын төзү, карау һәм тикшерүгә күзәтчелек итү; республика бюджеты проектларын һәм җирле бюджет җыелмасын төзү; кредитлар тарату, кичектерү һәм исәбен алып бару; салым сәясәте үткәрү; республика карамагындагы предприятие һәм учреждениеләрнең хисапларын һәм балансларын тикшерү; җирле әһәмияткә ия кредит оешмаларын күзәтчелек астына алу һ.б. белән шөгыльләнә. 1920 елларда аның составына эшләр башкару, бюджет, салым, дәүләт керемнәре, салымнардан тыш керемнәр, валюта, дәүләт финанс контроле идарәләре; финанс инспекциясе; хисап-стат. часте; кадрлар секторы; 1930 еллардан бюджет, дәүләт керемнәре, салымнар, халык хуҗалыгын финанслау, штатлар, финанс-хуҗалык бүлекләре; СССР Финанс халык комиссариатының ТАССР буенча контроль-хисап идарәсенең өлкән контролёр-ревизоры аппараты керә. ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Халык Комиссарлары Советына һәм шул ук исемдәге РСФСР Халык комиссариатына буйсына.

ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы нигезендә ТАССР Финанс халык комиссариаты ТАССР (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — ТР) Финанс министрлыгы итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышыннан соң Министрлыкның төп бурычларын акчаларны туплау һәм аларны халык хуҗалыгын финанслауга юнәлдерү, республика учреждениеләре һәм предприятиеләре тарафыннан финанс дисциплинасы саклануны контрольдә тоту тәшкил итә. Хәзерге вакытта ул бердәм дәүләт финанс сәясәтен үткәрә һәм ТРда финанс эшләрен оештыруга гомуми җитәкчелекне тормышка ашыра. Икътисад; икътисади анализ; бюджет; төбәкләр бюджеты белән үзара мөнәсәбәт; гомуми; административ-хуҗалык; халык хуҗалыгын финанслау; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагын финанслау; сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм тәртип саклау органнарын финанслау; мәгариф һәм мәдәниятне финанслау; торак-коммуналь хуҗалык тармакларын финанслау; идарә аппаратын финанслау; бюджет сәясәте һәм финанс базарлары; мәгълүматлаштыру; исәп-хисап һәм отчёт; кадрлар; хокук бүлекләрен үз эченә ала. Министрлык карамагында казначейство департаменты һәм аның терр. бүлекчәләре, ТРның дәүләт ихтыяҗларын продукция белән тәэмин итүче «Татгоспоставки» дәүләт учреждениесе; шәһәр һәм районнар буенча 42 финанс идарәсе һәм бүлеге бар. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советы) һәм РФнең шул ук исемдәге министрлыгына буйсына.

Халык комиссарлары һәм министрлар: А.С.Гордеев (1920 – сентябрь, 1924), И.Р.Бурнашев (сентябрь–ноябрь, 1924), О.В.Бекбулатов (декабрь, 1924–гыйнвар, 1925), А.В.Недачин (гыйнвар, 1925–1926), Н.Д.Кочкарин (1926–1927), А.А.Терский (1927 – гыйнвар, 1930), Х.Г.Тарпищев (гыйнвар–июль, 1930), К.Х.Мәһдиев (июль, 1930–1937), С.М.Шәрәфиев (1937–1942, 1951–1957), Г.Х.Хәйруллин (1942–1943), М.Җ.Азизов (1943–1950), Х.Ә.Әюпов (1950–1951, 1957–1969), Ш.Ә.Мостаев (1969–1984), Х.С.Хәбибуллин (1984–1988), Р.Г.Мингазов (1988–1990), Д.Н.Нагуманов (1990–1996), Р.Н.Миңнеханов (1996–1998), Р.Р.Мусин (1998–2002), Р.Р.Гайзатуллин (2002 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов