КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР МСның 1958 ел 8 апрель һәм 1965 ел 11 октябрь карарлары белән гамәлгә кертелә (1961–1965 елларда бирелми).

Аерым затлар һәм авторлар коллективына иҗади казанышлары, югары һөнәри осталык белән аерылып торган, яңалык алып килгән, стиль үзенчәлегенә һәм оригинальлеккә ия әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни эзләнүләре өчен бирелә. ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе тәкъдиме белән елга бер тапкыр ТР Президенты (1991 елга кадәр ТАССР ЮС Президиумы) тарафыннан, бүләкләнүчеләргә лауреат исеме бирелеп, күкрәк билгесе һәм диплом белән бергә тапшырыла.

2021 елның 1 гыйнварына бу бүләккә 228 кеше, ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле лаек була.                           

Автор — Е.Б.Долгов