Эчтәлек

Гарәпчәдән نﺎﺿﻣر.

Рамазанда беренче мөселманнар җәмгыяте Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң 17–18 ай үткәч, Мөхәммәд пәйгамбәр карары белән ураза тоту гамәлгә кертелә.

Мөселман риваятьләре буенча, Рамазанның 27 нче кичендә Мөхәммәд пәйгамбәргә беренче вәхи иңә (әлеге кичтә – Кадер кичендә Аллаһ кешеләр язмышы турында карарлар чыгара).

Шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы әл-Хөсәеннең туган (6 нчы), Пәйгамбәрнең хатыны Хәдичәнең вафат булган (10 нчы), Бәдер сугышы (17 нче), Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәгә аяк баскан (19 нчы), беренче дүрт хак хәлифәнең берсе Галинең туган (22 нче) һәм вафат булган (21 нче) көннәре Рамазан аена туры килә.

Рамазан ае Ураза гаете белән тәмамлана.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.