Эчтәлек

Зиярәт кылу мөселманнарда төрле урыннарда барлыкка килә, җирле дини ышанулар йогынтысында изгеләр культы формалашу барышында гамәлгә керә (кара Әүлия).

Зиярәт кылуның үзенчәлекләре:

  • табыну урыннарының буыннан-буынга күчүе;
  • исламга кадәрге һәм ислам чорындагы гореф-гадәтләрнең синтезы;
  • ислам илләрендә таралган йолаларның күптөрлелеге.

Мөселман изгеләренә табыну кебек, зиярәт кылу да динчеләр тарафыннан көчле каршылыкка очрый. «Чиста» ислам идеясен яклаучылар аңа бидгать игълан итә. Зиярәт кылуның кануни булуы әле дә бәхәсле. Шуңа карамастан, аеруча хөрмәтләнгән шәехләрнең, изгеләрнең каберләренә баш ию, табыну Мәккәгә кече хаҗ кылырга бару йоласы белән тиңләшә дигән фикер яши.

Зиярәт кылу йоласы, гадәттә, аларның туган көннәрендә (кара Мәүлид) үтәлә һәм дини бәйрәм итеп уздырыла. Мазар янында дога кылу – аларның догасын, фатихасын алуга, бәрәкәткә ирешүгә тиңләп карала. Йола, гадәттә, кабер янында Коръәннән аерым сүрәләр (аеруча Фатиха сүрәсе), остазлар, әүлияләр рухына багышланган догалар укуны, кабер тирәсен әйләнеп чыгу, аны агач ботаклары, төрле төстәге корамалар белән бизәү, корбан чалу, шулай ук хәер өләшүне эченә алган чаралардан тора.

Зиярәт кылуның аерым бер төре – Мәккәдә хаҗ кылганнан соң Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберен күрергә бару.

Татарларда Идел буендагы борынгы Биләр, Болгар шәһәрләре урыннарына бару, шулай ук андагы әүлияләрнең каберләренә зиярәт кылу гадәте яши.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991;

Ислам: Карманный словарь. Санкт-Петербург, 2002.