- РУС
- ТАТ
1888 елның 16 июлендә эчке эшләр министры Д.А.Толстой тәкъдиме белән кабул ителә, Оренбург Диния нәзарәтенә (мөфтиятенә) караган мөселман руханиларының белем дәрәҗәсен билгеләү таләбен чагылдыра («О введении образовательного ценза для духовных лиц магометанского исповедания по округу Оренбургского духовного собрания»).
Фәрманда, Оренбург Диния нәзарәтендә (мөфтияттә) эшләргә билгеләнә торган дин әһеленең белем дәрәҗәсе рус гимназиясенең башлангыч 4 нче сыйныфы яки өяз һәм шәһәр училищеләре яисә татарлар өчен ачылган Укытучылар мәктәбе күләмендә булырга, аерым очракта 2 сыйныфлы башлангыч халык училищеләрен тәмамлаучылар белеменнән дә түбән булмаска тиеш, дигән таләп куела. Шәһәр мәхәлләләре имамнары – бер сыйныфлы башлангыч халык училищеләре күләмендә, авыл муллалары – русча сөйләшерлек һәм укырлык дәрәҗәдәге белемгә ия булырга тиеш, диелә. Авыл муллаларының белем дәрәҗәсен билгеләүче таныклык өяз училищеләре советы тарафыннан бирелергә тиеш була.
Фәрман 1891 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә; бу фәрман алда аталган вазифаларны моңарчы үтәп килгән дин әһелләренә кагылмый.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.