Эчтәлек

Вакыф сыйфатында бирү өчен милекнең хәләл, хуҗасының аңа ия булуы, аның табыш китерә алуы шарт. Азык-төлек, акча, кием-салым вакыфка керми.

XI йөздән мәчет-мәдрәсәләр күпләп ачыла башлый һәм аларга вакыф рәвешендә бүләк бирү гадәте киң тарала. XII йөздә вакыф дини оешмаларның төп матди чыганагына әверелә һәм мөселман руханиларының аерым бер социаль төркем булып берләшүенә этәргеч бирә.

Үзәк Россиядә милекне вакыф итеп тапшыру турында беренче тапкыр 1829 елда искә алына. 1889 елда бу төбәктә 21 вакыф милке теркәлә. 1891 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәсе белән Мөселманнарның диния нәзарәте вакыф белән идарә итүне көйләүче документ проектын әзерли, ләкин ул кабул ителми.

Совет хакимияте елларында вакыф системасы бетерелә.

1990 елларда вакыф тапшыру тәртибен яңарту мәсьәләсе ТРда киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә алына. 1998 елда ТР Мөселманнар диния нәзарәтендә вакыф бүлеге оештырыла.

1999 елда ТРның «Дин иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы Законына дини оешмаларның вакыф милкенә хокуклары турындагы пункт өстәп кертелә.

Әдәбият

Вакыфлар – вакуфы. Казан, 2001

Азаматов Д.Д. Оренбургское Магометанское Духовное собрание в конце XVIII–XIX веков. Уфа, 1999.

Вакуфная собственность. Казань, 2002.