Эчтәлек

Ураза балигълык яшенә җиткән барлык мөселманнарга да мәҗбүри.

Уразада тәүлекнең якты вакытында ашау-эчү, тәкъва булуга комачаулаган барлык башка гамәлләр тулысынча тыела. Кояш баегач, ураза тотучы мөселманнар авыз ача — бер йотым су, бер чеметем тоз, татлы җимеш белән ифтар кыла. Аннары табынга төп ризык куела, әмма чамасыз ашау киңәш ителми. Иртән, таң яктысы җәелә башлагач, «таң ризыгы» — сәхәр ашала.

Мөхәммәд пәйгамбәр берничә тәүлек дәвамында тоташ ураза тоту гадәтен хупламый; соңрак хәнифә мәзһәбенә нигез салучы Әбү Хәнифә аны мөселманнар өчен ярамый торган гамәлләр исәбенә кертә.

Мөселманнар ураза аеның соңгы ун көнендә күп вакытларын мәчеттә тәравих намазлары укып, күбрәк дога кылып һәм Аллаһы Тәгаләгә ялварып (игътикяф), изге эшләр башкарып үткәрергә тиеш. Әлеге йоланы нинди дә булса җитди сәбәп белән саклый алмаганнар (сугышта катнашу, ерак сәфәрдә булу һ.б.ш.), шулай ук авыру һәм сәламәтлегенә зыян килердәй кешеләр, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар азат ителә.

Ураза тәмамлангач, өч көнлек бәйрәм — Ураза бәйрәме үткәрелә. Татарстанда соңгы елларда ураза тотучылар даирәсе киңәя бара. Ифтар мәҗлесләре һәм Ураза бәйрәме республика күләмендә уздырыла.

Әдәбият

Ценности месяца Рамазан. К., 2001; 

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991; 

Али-заде А.А. Исламский энциклопедический словарь. М., 2007.