- РУС
- ТАТ
1925–1939 елларда Варшавада эшчәнлек алып бара.
Бөтенпольша мөселманнары гминасы вәкилләре съездында, Мөселманнар берлеге белән Мөселманнарның дини берлеге берләшү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Польша-Литва татарлары мөфтияте бүлеге вазифасын үти, ил эчендә һәм чит илләрдә аның исеменнән чыгыш ясый, Польшада мөселман диаспорасының дини тормышына җитәкчелек итә. Речь Посполита татарларының мәдәни-агарту берлеге белән вәкаләтләр бүлешү мәсьәләсендә каршылыкта булуы сәбәпле, Речь Посполита мөселманнары берлегенең эшчәнлеген легальләштерү 1936 елга — Сенат берлек эшчәнлеген хуплаган закон кабул иткәнчегә кадәр кичектереп килә.
Речь Посполита мөселманнары берлегенең хөкүмәт тарафыннан танылуы барлык Польша мөселманнары өчен дини инануларына яңа хокукый нигез биргән вакыйга буларак кабул ителә.
Автор — Я.Я.Гришин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.