Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Польша һәм Литва татарлары мөфтияте дәвамчысы буларак, 1947 елда Варшавада оештырыла.
Максаты — Польша һәм Литва мөселманнарының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү. 6 дини гминаны (Варшава, Белосток, Бохоники, Гданьск, Гожов Великопольский, Крушыня) берләштерә. Җитәкче органы — башында рухани булмаган зат торган Югары коллегия.
Рәисләре — С.Байрашевский, 1984 елдан — С.Мухарский. Коллегиядә дини йолаларны үтәү мәсьәләләре белән Л.Мухля (1947–1979) һәм А.Халецкий (1979 елдан) шөгыльләнә.
Автор — Я.Я.Гришин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.