Эчтәлек

Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте 1992 елның августында Чаллы шәһәрендә узган Татарстан Республикасының мөселман оешмалары рәисләре съездында оештырыла, шунда ук мөфти сайлана — Г.С.Галиуллин (1998–2011 елларда — Г.Г.Исхаков, 2011–2013 елларда И.Ә.Фәизов, 2013 елда К.И.Сәмигуллин). Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтенең оешуына күп кенә шартлар этәргеч бирә: илдә барган демократлашу һәм суверенлашу хәрәкәте, шулай ук СССРның таркалуы Россиянең рәсми дини институтларында мөһим үзгәрешләр китереп чыгара. 1990 елның 30 августында «Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация» кабул ителгәннән соң, татар милли хәрәкәте Диния нәзарәтен Татарстан суверенлыгының татар милләтен берләштерүгә хезмәт итүче мөһим атрибуты итеп карый башлый. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте 1995 елга кадәр конфессиональ булудан бигрәк сәяси оешма була, хакимияткә оппозициядә тора. 1998 елдагы съезддан соң, мөселман бергәлеге һәм аның институтлары, шул исәптән дини мәгариф белән идарә итү системасының вертикаль структурасы ныгый.

Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте составына уку-укыту, фән, статистический, вәгазь-нәсыйхәт, архитектура, вакыфлар, матбугат үзәге, халыкара элемтәләр бүлекләре керә, «Идел-хаҗ» департаменты оештырыла. Район имам-мөхтәсибләре белән эшләүче 46 мөхтәсибәт төзелә. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтендә дини-мәхкәмә хакимлеге Үзәк, Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш, Көньяк-Көнбатыш, Төньяк, Көньяк казыятлардагы җитәкчеләр һәм район казыйлары тарафыннан башкарыла.

Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте — Идел буе мөселман оешмаларын берләштерүче «Казан мөфтияте» мөселман дини оешмалары ассоциациясен гамәлгә куючы. Рәисе — Татарстан мөфтие. 2014 ел башында Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте карамагында 1500 елдан артыграк мөселман оешмасы исәпләнә.

Ассоциация «Иман нуры», «Ислам нуры», «Дин вә мәгыйшәт», «Дин вә әдәп» һәм башка газета-журналларны нәшер итә. 2013 елдан Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте каршында «Хозур» нәшрият йорты ачыла. Оештыручыларның берсе — Россия ислам университеты.

Әдәбият

Мухаметшин Р.М. Ислам в общественно-политической жизни Татарстана в конце XX века. Казань, 2000;

Набиев Р.А. Ислам и государство. Казань, 2002;

Государственно-конфессиональные отношения в современном Татарстане. Казань, 2003;

Якупов В.М. Ислам сегодня. Казань, 2011.