Эчтәлек

Беренче Җамигъ мәчет һәм Үзәк Россия һәм Европа БДБ илләре мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәт резиденциясе. Уфа шәһәре

Екатерина II нең «Мөхәммәд канунындагы муллаларны һәм башка дини чиннарны билгеләү һәм Уфада Россиядә яшәгән барлык дини чиннар белән идарә итүче дини канун Җыены оештыру турында»гы Фәрманы нигезендә 1788 елның 22 сентябрендә Уфа Дини Мөхәммәди Канун Җыены оештырыла.

Екатерина II нең Оренбург шәһәренең Магометан Диния Собраниесен гамәлгә кую турындагы Указы

1789 елның 4 декабрендә Уфада ачыла, 1796–1802 елларда Оренбургта урнаша. Исеме 1796 елдан — Оренбург Дини Мөхәммәди Канун Җыены, 1846–1917 елларда — Оренбург Дини Мөхәммәди җыены, 1917–1948 елларда — Эчке Россия һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, 1948–1992 елларда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте дип йөртелә, 1994 елдан — хәзерге исемендә.

1917 елга кадәр Эчке Россия һәм Себер мөселманнарын берләштерә; 1912 елга кадәр аның карамагында 32 губернада яшәүче 4,5 млн нан артык мөселман, 5771 мәхәллә һәм 12,3 млн нан күбрәк рухани була. Оренбург Дини Мөхәммәди Жыенында дини вазифалар бирү алдыннан руханилардан ислам кануннары буенча имтихан алына, аларның эшчәнлеге даими тикшереп-күзәтеп торыла, мәчетләр төзү һәм төзекләндерү, метрика кенәгәләрен алып бару, никах, мөлкәткә караган бәхәсләр, вакыфлар мәсьәләсе һ.б. эшләр карала.

1917 елга кадәр мөфти лояль руханилар арасыннан билгеләп куела, шулай ук муллалар, казыйлар һ.б. вазифаларына указлар бирү институтлары була. 1917 елдан соң мөфти сайлау системасы кертелә. Совет дәүләтенең алга таба дингә каршы тоткан сәясәте Диния нәзарәтенең функцияләрен нык чикли. Үзәк Мөселман Диния нәзарәте (ҮМДН) 28 төбәк мөселман Диния нәзарәтен һәм 2,5 меңнән артык мөселман җәмгыятен (2002) берләштерә. ҮМДНнең зур дини үзәкләре Казан, Екатеринбург, Киев, Мәскәү, Минск, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә урнашкан.

Россия ҮМДНнең җитәкче органнары — Мәҗлес (съезд), Президиум, Мөфтиләр Шурасы, Голямалар Шурасы.

Төп матбугат органы — «Мәгълүмат» («Известия») журналы.

Төрле елларда эшләгән мөфтиләр — М.Хөсәенов (1788–1824), Г.Габдрәхимов (1825–1840), Г.Сөләйманов (1840–1862), С.Тәфкилев (1865–1885), М.Солтанов (1885–1915), М.Баязитов (1915–1917), Г.Баруди (1917–1921), Р.Фәхретдинов (1923–1936), Г.Рәсүлев (1936–1950), Ш.Ш.Хәялетдинов (1951–1974), Г.Исаев (1975–1980), Т.Таҗетдин (1980 елдан).

Шулай ук кара Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте.

Әдәбият      

Азаматов Д.Д. Оренбургское магометанское духовное собрание в конце XVIII–XIX вв. Уфа, 1999;

Хабутдинов А.Ю. Российские муфтии: От екатерининских орлов до ядерной эпохи. Н.Новгород, 2006;

Ислам на Урале: Энцикл. словарь. М.–Н.Новгород, 2009.