Эчтәлек

Татарларда изге урыннарга табыну исламга кадәрге мәҗүси һәм исламча күзаллаулар җыелмасын үзенә сеңдергән халык исламының мөһим өлеше булып тора.

Мөселман татарларда изге урыннар – изгеләр (әүлия) каберләре, зиратлар, чишмәләр, шулай ук шәһәр хәрабәләре. Чардуганнарга, агач ботакларына һ.б.га төсле тасмалар, яулыклар, кечкенә әләмнәр бәйләп кую изге урыннарның характерлы билгеләреннән санала. Изге урыннарны зиярәт кылалар, алар янында күмәкләп дога укыйлар, еш кына изге урын тирәли әйләнеп чыгу йоласы үтәлә, корбан чалына, сәдака калдырыла һ.б. Изге урыннарда дин тотучылар төрле сырхаулардан савыгу, йорт-җиргә иминлек, сәфәр көткәннәргә хәерле юллар һ.б. сорыйлар.

Татарстан Республикасында изге урыннардан саналган изгеләр каберләре (Аксубай районы Иске Кыязлы авылында – Хаҗи-Мәхмүдзадә Керкания, Яңа Чишмә районы Бакташ авылында – Голяма Дувания, Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылында – Хаҗи Хәбибулла, Биектау районы Татар Әйшәсе авылында – Гайшәбикә һ.б. каберләре); борынгы зират калдыклары (Биектау районы Калинино, Арча районы Иске Кишет авылларында һ.б.); борынгы шәһәр хәрабәләре (Әтнә районы Әйшияз авылы, Спас районы Болгар шәһәре, Лаеш районы Ташкирмән авылы һ.б.); «изге таш»лар (Теләче районы Теләче авылы, Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы һ.б.); чишмәләр (Алексеевск районы Биләр шәһәрлегендә) бар. 1990 еллардан башлап, изге урыннарны торгызу, аларны олылау традицияләренең җанлануы күзәтелә.

Әдәбият

Гольциер И. Культ святых в исламе. М., 1938.

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Татары. М., 2001.

Автор – А.В.Климин