Эчтәлек

XIX йөзнең соңгы чиреге – XX йөз башы.

Габдрахман бине Габделхәлим тарафыннан эшләнгән кабер ташлары Әлмәт районының Әлмәт (хәзерге Әлмәт шәһәре), Аксу авыллары зиратларында сакланган.

Турыпочмаклы формадагы, гадәттә, 60×39×17 см үлчәмле известьташ өске яктан ярымтүгәрәк рәвешендә төгәлләнә.

Гарәп язуының тәгъликъ стилендә башкарылган истәлек язуы ташның алгы ягында 6-7 юлда урнаштырылган. Баштагы 3-4 юлда гарәп телендә Коръән гыйбарәләре, калган юлларында татар телендәге язу урын алган. Даталар милади ел исәбендә гарәп шрифты белән бирелгән.

Оста үзенең имзасын ташның ян-якларына яисә төп язу алдыннан иң өскә уеп язган. Гадәттә, төп язу уйма кыса эченә алынган.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. Казан, 2000.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов.