Эчтәлек

1765 ел – 1840 ел, Уфа шәһәре.

Оренбург өязенең Каргалы бистәсе мәдрәсәсендә белем ала.

1799-1802, 1805-1823 елларда Оренбург җамигъ мәчетенең имам-хатибы, 1805 елдан ахун.

Габдессәлам Казакъстанда һәм Урта Азиядә Россия хөкүмәтенең дипломатик йомышларын үти.

1825 елда император Александр I Фәрманы белән Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәте мөфтие итеп билгеләнә, ул эшләгән елларда Нәзарәт эшчәнлеге тотрыклы төс ала, штатлар арттырыла.

Габдессәлам тырышлыгы белән Беренче җамигъ мәчет, вакыф йорты, Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәтенең идарә бинасы төзелә.

Башкорт һәм типтәрләргә Казан университетына укырга керергә булышлык итә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Габдессәлам мөфти. Казан, 2002.