Эчтәлек

Һәр хәлле мөселманның Коръән кушуы буенча мохтаҗларга бирә торган хәере. Йолу корбаны; мохтаҗларга бирелә торган хәер; акча кеременең бер өлешен җирле мөселман җәмгыятенә ярлылар, инвалидлар, матди авырлык кичерүчеләр, мосафирлар файдасына күчерү рәвешендә башкарыла.

Диндарлар фикеренчә, сәдака гөнаһлардан арыну акты; турыдан-туры бүләк итүченең үзе яки рухани затлар тарафыннан өләшенергә мөмкин.

Сәдака белән бергә шәригать мөселманнарга мохтаҗлар файдасына зәкят түләргә дә куша.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.