Эчтәлек

Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлангач башлана һәм 3–4 көн дәвам итә.

Аллаһ җибәргән сынауларга түземлек күрсәтеп, аның ихтыярына тулысынча буйсынган Ибраһим пәйгамбәр белән бәйле вакыйга истәлегенә үткәрелә. Пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итеп китерүен төшендә күрә: «Мин төшемдә сине корбан итеп чалганымны күрдем. Моның төбендә нинди мәгънә ята икән, уйлап кара әле», ди ул. «Әтием, — дигән угыл, — нинди әмер бирелсә, шуны үтә. Аллаһка шулай кирәк икән, мине түземлеләр арасыннан табарсың» (Коръән, 37:102). Ибраһим инде корбан чалырга әзер була, әмма Аллаһ, аның инануы хак икәнлегенә ышангач, «көн кебек ачык сынауның» тәмам булуын белдерә. Корбанга бәрән китерелә.

Гарәбстан территориясендә, Мәккәдә һәм аның тирә-юнендә Корбан бәйрәмен бәйрәм иткән көннәрдә хаҗ кылучылар иртәнге намаз һәм вәгазьдән соң Мина үзәнлегенә юнәләләр. Анда һәркем Иблисне гәүдәләндергән баганаларга 7 шәр таш ата.

Корбан чалу йоласын корбан малын алырга мөмкинлеге булган һәр мөселман башкарырга тиеш: 1 кеше сарык корбан итә, 10 кешегә кадәр төркем — бер баш мөгезле эре терлек чала (корбанга шулай ук кәҗә, сыер, үгез, дөя чалырга рөхсәт ителә).

Корбан бәйрәме иртә таңнан башлана. Тулы тәһарәт алган мөселманнар (еш кына алар алдан мунчада юынган була), бәйрәмчә киемнәр киеп, мәчеттә гает намазы һәм Коръәннән сүрәләр укыйлар, вәгазь — имам-хатибның хөтбәсен тыңлыйлар. Вәгазьдә бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм аның мөселманнар өчен әһәмияте бәян ителә. Бәйрәм намазыннан соң, корбан чалу йоласы башкарыла; терлек ите, гадәттә, бергәләп ашау, күршеләргә, дус-ишләргә бүлеп бирү һәм фәкыйрьләргә тарату өчен 3 өлешкә бүленә. Мөселман-татарлар Корбан бәйрәме көннәрендә туганнарының, якыннарының хәлен белешәләр, аш мәҗлесләре («Корбан гаете» дип атала) үткәрәләр.

ТРда Корбан бәйрәменең беренче көне 1992 елдан ял көне дип игълан ителде.

Әдәбият

Уразманова Р.К. Ислам в семейно-бытовой обрядности татар // Татары. М., 2001;

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.