Биография

1902 ел, Литва, Лаховичи авылы – 1940 яки 1941 ел.

Польша-Литва татарларыннан.

Львов һәм 1933–1936 елларда Мисырда әл-Әзһар университетларында укый.

1937–1939 елларда Варшава шәһәрендә мөселман гминасы имамы һәм бер үк вакытта 13 нче Вильно улан полкының 1 нче татар эскадроны капелланы.

1938 елдан Югары мөселман коллегиясе әгъзасы.

Икенче бөтендөнья сугышында һәлак була.

Фәнни эшчәнлеге

Речь Посполита (Польша) татарлары тарихына һәм ислам диненә караган хезмәтләр авторы.

Автор – Я.Я.Гришин