Биографиясе

1848 ел, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Ибрай авылы — 1907 ел, Уфа.

Вятка губернасы Малмыж өязе Мәчкәрә авылы мәдрәсәсен тәмамлый.

1877–1888 елларда Эстәрлетамак шәһәрендә имамлык һәм мөдәррислек итә. 1888 елдан Уфадагы 1 нче җамигъ мәчеттә имам-хатиб, 1890 елдан – ахун.

Госманов – Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның мөдәррисе (1906 елга кадәр).

1895 елдан биредә яңача уку ысулын (җәдитчелек) кертә. Җәдиди мәктәпләр өчен татар телендә гарәп теле дәреслеген башлап төзегән авторларның берсе. 1906 елдан Оренбург Мөселманнары Диния нәзарәтендә казый.

Госаманов җәдитчелекнең урталык сәясәтен тотучы агымына кушыла. Исламны яңарту идеяләрен яклый.

Дәреслекләр авторы. Мисырда Госмановның (гарәп телендә) «Сөбел әс-сәлам» («Иминлек юллары») исемле китабы чыгуы мәгълүм.

Әдәбият

Фаршатов М.Н. Народное образование в Башкирии в пореформенный период (60-90 годы XIX в.). М., 1994;

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 1998. Вып. 1.