Биографиясе

1884 елның 16 апреле, Минск губернасы Лаховичи авылы — 1966 елның 1 ноябре, АКШ.

Минск реаль училищесен тәмамлаганнан соң (1904), Петербург технология институтында һәм Петербург университетында укый.

Укыган елларда Польша-Литва татар студентлары түгәрәге әгъзасы була (Санкт-Петербург).

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Россия армиясенә мобилизацияләнә. 1917 елның көзенә кадәр фронтта була; 1918–1919 елларда Кырымда, соңыннан Германиядә.

Берлин университетын тәмамлый (1925).

1925 елның декабрендә Бөтенпольша мөселманнары гминасы вәкилләре съездында читтән торып мөфти итеп сайлана.

1926 елдан Польшада.

Бөтендөнья мөселманннары (1926, Каһирә), Бөтеневропа мөселманнары (1935, Женева) конгрессларында катнаша. Бөтенпольша мөселманнары конгрессын оештыручыларының һәм җитәкчеләренең берсе (1938).

Икенче бөтендөнья сугышы елларында Мисырга эмиграцияли.

1957 елда АКШка күченеп китә.

Әдәбият                

Гришин Я.Я. Польско-литовские татары: взгляд через века. К., 2000.

Автор — Я.Я.Гришин