Биографиясе

1930 елның 12 октябре, Аксубай районы Иске Ибрай авылы – 2009 елның 6 марты, Казан шәһәре.

1954 елдан Казан предприятиеләренең берсендә шофер булып эшли.

«Мир-Араб» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң (Бохара шәһәре, 1968), республиканың мөселман җәмгыяте тормышында актив катнаша.

1978–1981 елларда Мәрҗани мәчетендә эшли. Әлмәт (1981 елдан), Оренбург (1986 елдан), Чистай (1988 елдан), Казандагы Мәрҗани мәчетендә (1991 елдан) имам-хатиб.

1992–1998 елларда Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтендә баш имам-мөхтәсиб, 1998–2006 елларда баш казый, 2006 елдан мактаулы казый.

Казандагы Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе (1990). Баку (Әзәрбайҗан, 1986), Җиддә (Согуд Гарәбстаны, 1990) шәһәрләрендә узган ислам конференцияләрендә катнаша.

Хезмәтләре шәригать гыйлеменә карый.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Шәригать: Вәгазь, хөкем, фәтва, җавап-савап, киңәшләр: 3 китапта. Казан, 2005–2006.