Биографиясе

1927 елның 30 июлендә Арча кантоны, хәзер Балтач районы Чутай авылында туган.

КПССның Горький югары партия мәктәбен (1962), Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен (1993) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1951–1954 елларда Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү–Рязань тимер юлы идарәсендә (Мәскәү).

1954–1958 елларда КПССның Чепья район комитетында пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.

1962 елда Кама Тамагы районы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1962 елдан Казанда, КПССның Совет район комитеты инструкторы.

1965 елдан Совет, Вахитов районнары эчке эшләр идарәләре башлыгы урынбасары, милиция полковнигы.

1978–1987 елларда «Татнефтепроводстрой» трестында.

1993–1997 елларда Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең баш мөхтәсибәте сәркәтибе, нәзарәт рәисе урынбасары.

2005 елдан «Хәтер» мәчете имам-хатибы.

Ислам тарихы, А.С.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән үрнәкләрен яктырткан хезмәтләр авторы; А.С.Пушкинның «Подражания Корану» һ.б. шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр; Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (2007).

Хезмәтләре

Краткая история ислама. Казань, 1997.

Ислам тарихы вә нигезләре. Казан, 2000.

А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре. Казан, 2001.

А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе. Казан, 2008.

Дин вә фән. Дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре: Дәреслеккә ярдәмлек. Казан, 2012.

Религия и наука. Основы мировых религиозных и светских культур. Учеб. пособие. Казань, 2012.

Әдәбият

Хуҗиәхмәтов Ә. Дин һәм гыйлемлелек // Мәгариф. 2009. № 6.